«Йолдызчыда кунакта»: космик сәяхәт (0+)

Космонавтика көне – 12 апрельдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Йолдызчыда кунакта» дигән космик сәяхәт уздырды. 

111
IMG_20230412_094832
IMG_20230412_093743
IMG_20230412_093326

Балалар космик сәяхәткә юл тотты, планеталар белән танышты, ни өчен төн җитүе һәм ел фасылларының алышынуы, ни өчен йолдызлар балкуы, ай һәм йолдызлар турында белде. Шулай ук укучылар табышмаклар чиште, Кояш системасында планеталар исемнәрен һәм урнашу тәртибен истә калдырырга ярдәм иткән космик зарядка ясады. Очыш вакытында «Җир, күк», «Йолдызлар муенсасы», «Оча – очмый» уеннарында катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара азагында йолдызчы турында әкиятне тыңлады, космос турында китапларны карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: